Мәдәният яңалыклары

2024 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

22 май Тәтеш муниципаль районының Монастырск авылыннан Тимариннар гаиләсе Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында, Казан шәһәренең Галиәсгар Камал исемендәге театр сәхнәсендә узган «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – Тарихта без эзлебез» шәҗәрә фестивале финалында катнашты.

Театр фойесында алар үз куллары белән милли ризыклар әзерләгән жюри әгъзаларына гаилә артефактларын күрсәттеләр. Аннан мәдәни программада катнашу өчен концерт залына күчтеләр, биредә үзләренең шәҗәрәләре белән таныштырдылар

. Фестиваль йомгаклары буенча Тимариннар гаиләсе өченче урынны яулап диплом һәм акчалата сертификат белән бүләкләнде.

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International