24 май көнне, изге Кирилл һәм Мефодийны искә алу көнендә, Славян язуы һәм мәдәнияте көне билгеләп үтелә.
Дөньяда әлеге бөек мәгърифәтчеләр тарафыннан төзелгән кириллица – алфавитка нигезләнгән 60ка якын халык исәпләнә. Бу бәйрәм безнең милли мәдәниятләрне ныгайта һәм аларның бердәмлеген ассызыклый. Без заманны һәм буыннарны тоташтыручы ныклы җепне сакларга тиешбез. Хәзерге дөнья янауларын җиңү һәм лаеклы яшьләрне тәрбияләү өчен гасырлар буена мәдәни-тарихи һәм рухи-әхлакый чыганакларга мөрәҗәгать итмичә мөмкин түгел. Әлеге мәңгелек кыйммәтләр югалырга тиеш түгел, барлык халыкларның бай рухи мирасына сакчыл караган күп милләтле Тәтеш районы мәдәниятләре, безнең эштә һәрвакыт өстенлекле булды һәм булачак. Борынгыдан, әби-бабаларыбыздан калган мирасны саклыйк һәм хөрмәт итик!
Сезгә үзара хөрмәт һәм ярдәм, зирәклек һәм ныклык, иминлек һәм бәхет телим!
Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Р.Х. Сафиуллов