23 майда Киртәле авыл мәдәният йортында «Пушкин картасы» Федераль проекты һәм «Мәктәп укучылары өчен Мәдәният» Федераль проекты кысаларында «Мордва халык балалар уеннары»танып белү-уен программасы узды.
Чарада катнашучылар "Саразкят", "Сяканяса", "Раю-Раю" кебек мордваларның милли уеннарында катнашып, этнография буенча белемнәрен арттыра алдылар. Уен кагыйдәләре белән таныштылар, алып баручы өчен мордва санагычлары белән таныштылар.