24 май-изге апостоллар Кирилл һәм Мефодийны искә алу көне. Бу датага Славян язуы һәм мәдәнияте көне туры килә. Бәйрәм Россиядә генә түгел, ә башка славян илләрендә дә билгеләп үтелә. Бу көнгә район китапханәләре берничә чара үткәргән.
Олы Әтрәч авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Әлифба кайдан килеп чыккан» дигән китапханә дәресе узды. Чара барышында балалар китапларда «хәрефләр» табарга өйрәнделәр, «Кызыл юл»ның нәрсә аңлатканын белделәр.
Олы Бисәр авыл китапханәсендә мәкальләр һәм әйтемнәр буенча танып белү викторинасы узды.
Монастырьск авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Билгеләрдән хәрефләргә” мәгълүмат сәгате үтте. Чара барышында укучылар язуның ничек барлыкка килүе турында кечкенә фильм карадылар.
Нармонка урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен китапханә дәресе узды. Китапханәче мәдәниятнең иң зур хәзинәләре-борынгы хатлар турында сөйләде.Шундый ук чаралар башка китапханәләрдә дә үтте.