27 майда Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов җитәкчелегендә район активы киңәшмәсе узды.
Көн тәртибе каралганчы бүләкләү тантанасы узды. Россиянең "хәрби батырлыклары өчен" медале белән Дмитрий Алексеевич Шушляков бүләкләнә.
Түбәндәге сораулар каралды:
Бер атна эчендә башкарылган эшләр һәм планлаштырылган чаралар турында район җитәкчелегенә район башкарма комитетының эшләр идарәчесе Невметов Ленар Минзәлтдин улы хәбәр итте;
Тәтеш районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының кадрлар бүлеге башлыгы Мельников Дмитрий Юрьевич райондагы хәлләр белән таныштырды;
Халыкара балаларны яклау көненә планлаштырылган чаралар турында район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Николаева Наталья Васильевна сөйләде;
Янгын сүндерү чаралары, сулыкларда куркынычсызлык чаралары, ачыкланган кимчелекләр һәм кабул ителгән чаралар турында Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча 133 нче янгын сүндерү бүлеге начальнигы Сергей Александрович Фокин чыгыш ясады..
Утырыш нәтиҗәләре буенча район башлыгы җаваплы затларга берничә йөкләмә бирде.