Бүген безнең бакчада искиткеч, дулкынландыргыч чыгарылыш кичәсе булды!
Балалар сихри шарда Белем иленә сәяхәткә бардылар. Алар бик күп җырлар җырладылар, күңелле биюләр башкардылар һәм шигырьләр сөйләделәр.Ә ата-аналар балаларга көчле алкышлар белән ярдәм иттеләр һәм балаларына карап шатлыкларын, горурлыкларын яшермәделәр. Булачак укучыларны бәйрәм белән кече төркем балалары да котлады.
Алар безнең чыгарылыш төркем балаларына нинди кечкенә булуларын искә төшерделәр һәм мәктәптә шаярмаска, ә 4 ле һәм 5 ле билгеләренә генә укырга теләделәр. Без 2024 елның иң матур, иң талантлы чыгарылыш төркем балаларын мәктәп тормышына озатабыз!
Алда аларны зур юллар көтә. Без балаларыбызга якты юллар теләп калыйк!