2024 елның 29 маенда Тәтеш районы укучылары һәм педагоглары республика мәктәп укучылары олимпиадасында җиңүчеләрне һәм призерларны хөрмәтләү тантанасында катнаштылар. Тантана Казан шәһәренең Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында узды.
2023-2024 уку елында мәктәп укучыларының фән олимпиадасында ирешкән зур хезмәтләре һәм югары нәтиҗәләре өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр:
Намуслы хезмәте, осталыгы һәм олимпиада хәрәкәтен үстерүгә керткән зур өлеше өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатлары белән туган тел һәм әдәбият укытучылары Абраконова Галина Васильевна һәм Эсметьева Александра Вячеславовна бүләкләнделәр.
Югары уңышлар белән котлыйбыз! Киләчәктә зур казанышлар телибез!