Балалар китапханәсендә «Тәтеш татар мәктәбе» МБОУ егетләре кунакта булдылар, алар өчен «Могҗизалы ил-китапханә» экскурсия – танышу үткәрелде. Китапханә хезмәткәрләре яшь укучыларны җылы каршы алдылар һәм китап дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясарга тәкъдим иттеләр.
Балалар «китапханә», «абонемент», «уку залы» кебек төшенчәләр белән таныштылар. Китапханәгә ничек язылырга мөмкинлеген, кечкенә укучыларның төп ярдәмчесе китапханәче булуын белдек. Балалар китапханәдәге тәртип кагыйдәләрен һәм китап белән эш итү кагыйдәләрен искә төшерделәр. Очрашу ахырында укучылар билетлар алдылар.
Яңа укучыларны котлыйбыз һәм уңайлы китапханәбездә көтәбез.