Бөтендөнья Су көне һәм #ЭкоВесна республика конкурсы кысаларында мәктәбебездә берничә чара узды.
Су көне иң беренче чиратта киң җәмәгатьчелекнең, халыкның һәм хакимият органнарының игътибарын су чыганакларына җәлеп итү, кешеләрдә табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан булдырылган. Чыннан да, соңгы елларда кешелек дөньясын су белән тәэмин итү глобаль проблемага әйләнеп бара. Статистик мәгълүматларга караганда, бүген планетада яшәүчеләрнең 60 проценты чиста суга мохтаҗ.