Бүген, 2024 елның 30 маенда, Казанда балаларны тәрбияләү һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталык республика конкурслары финалистларын бүләкләү тантанасы узды.
Конкурс нәтиҗәләре буенча безнең талантлы педагоглар республиканың иң яхшы унлыгына керделәр һәм призлы урыннар яуладылар:
Балаларны тәрбияләү һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә эшләүчеләрнең һөнәри осталыгы буенча «Кеше тәрбияләү» Республика конкурсының
«Сыйныф коллективын тәрбияләү» номинациясендә
2 урын - Шәрәфиева Л. Г., Советлар Союзы герое Ханжин П. С. исемендәге Тәтеш 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең сыйныф җитәкчесе;
«Балачак навигаторлары» номинациясендә
1 урын — Мещерякова А. А., Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллиятенең тәрбия һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча директор киңәшчесе;
«Тәрбия процессы белән идарә итү» номинациясендә
Финалист — Шәмсетдинова З. И., Олы Тархан урта гомуми белем бирү мәктәбенең тәрбия эше буенча директор урынбасары;
«Балалар иҗтимагый оешмаларының, берләшмәләренең тәрбия траекторияләре» номинациясендә
Финалист — Курзаева Я.В., Россия Федерациясе Герое А. А. Соколовский исемендәге 2 нче Тәтеш урта гомуми белем бирү мәктәбенең педагог-оештыручысы;
Балаларны тәрбияләү һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә эшләүчеләрнең һөнәри осталыгы буенча «Йөрәгемне балаларга бирәм» республика конкурсы
«Сәнгать юнәлеше буенча өстәмә белем бирү педагогы» номинациясендә
2 урын — Зяббарова Э. Н., Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы Балаларга өстәмә белем бирү үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы.
Безнең педагогларны республикада югары нәтиҗәләр белән чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә профессиональ җиңүләр һәм иҗади табышлар телибез! Сезнең белән горурланабыз!