Бүген «Әкият» балалар бакчасында балаларны яклау көненә багышланган «Исәнме,кояш! Исәнме, җәй!» бәйрәм квесты үтте. Балалар әкият геройлары Карлсон, Иванушка, Белмәмеш һәм Клоун Тоша белән бергә төрле станцияләр буйлап сәяхәт иттеләр. Анда аларны күңелле уеннар, иҗади биремнәр һәм биюләр көтеп алды .
Балалар әкият геройлары турында табышмаклар чиштеләр, Белмәмеш белән юл куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр, Карлсонга дәваланырга ярдәм иттеләр һәм авырмас өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәклеген аңлаттылар, ә клоун Тоша белән төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар һәм биеделәр. Үтәлгән биремнәр өчен балаларга Кояштан качкан нурлар бирелде. Соңыннан барысы бергә якты җәйге кояшны «кабыздылар»!
Бәйрәм онытылмаслык булып чыкты һәм балаларга күп шатлык бүләк итте.