Җәй-елның иң җылы кояшлы сезоны, һәм аның беренче көне күңелле бәйрәм белән килә – Халыкара балаларны яклау көне, ул традицион рәвештә безнең балалар бакчасында билгеләп үтелә.
Дөньяда балалар һәм балачактан да мөһимрәк һәм кыйммәтлерәк бернәрсә дә юк. Балалар, безнең тормыш чәчәкләре, көннән-көн үсә һәм ныгый барсын, ә аннары безне якты киләчәккә алып килсен. «Сабый» балалар бакчасында бәйрәм чаралары, күңелле эстафеталар һәм биюләр оештырылды. Балаларның берсе дә игътибарсыз калмады. Шатлык, күңел ачу, көлү, күтәренкелек һәм яхшы кәеф бу көнне барлык тәрбияләнүчеләргә дә бирелде.