«Әкият» балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек пилот төркемендә "Алдынгылыр хәрәкәте мәктәпкәчә белем бирү оешмасында” проектын гамәлгә ашыруга йомгак ясалды.
2023-2024 уку елы дәвамында пилот төркеме проект кысаларында «Сәяхәт башлана» китабыннан биремнәрне үтәп, үзенең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр, төрле акцияләрдә катнаштылар һәм көн саен берәр нәрсәдә беренче булдылар. Беренче баскыч ахырында чара оештырылды , анда мәктәпкә әзерлек төркеме балалары үзләренең варисларына – зурлар төркеме балаларына - беренчеләрнең миссиясе һәм хәрәкәт кыйммәтләре турында сөйләделәр.
Ахырда балаларга Барсиклы значоклар тапшырылды. Нәкъ менә безнең балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең Беренче булу теләге туды дип ышанасы килә.