Велосипед - бик тыныч, ышанычлы, сәламәтлек өчен файдалы һәм тотрыклы транспорт төре. Бу файдалы уйлап табу хөрмәтенә 3 июньдә бәйрәм билгеләнгән. «Бөтендөнья велосипед көнендә» «Сабый» балалар бакчасында әңгәмәләр һәм викториналар уздырылды. Балалар 200 ел элек беренче велосипедның барлыкка килүен, аның төрләре һәм зурлыгы белән танышуын, велосипедта йөрү кагыйдәләрен ныгытуын белделәр.