5 июньдә Тәтеш муниципаль районы делегациясе Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Минниханов катнашында узган рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм А.С.Пушкин тууына 225 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты. Чара кысаларында бүләкләү тантанасы узды, анда атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем «Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ирина Нагуськинага бирелде.