5 июньдә "Заһидуллин И.Р." КФХ хезмәткәрләрен язгы кыр эшләрен төгәлләүгә багышланган хөрмәтләү тантанасы булды. Җитәкчесе Заһидуллин Илмаз Рифкать улы барлык хезмәткәрләргә үз вакытында, сыйфатлы һәм нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде, барысына да ныклы сәламәтлек, авыр хезмәттә уңышлар теләде. Байраш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре кыр хезмәтчәннәре өчен концерт программасы оештырдылар.