Келәш модель китапханәсе хәбәр итә

2024 елның 7 июне, җомга

6 нчы июньдә Келәш модель китапханәсендә Пушкин көне үткәрелде.

Шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән китапханә советы әгъзасы, озак еллар рус теле һәм әдәбияты укыткан Сания Ибраһим кызы Борһанова таныштырды. Чарада катнашучылар театраль күренешләрдә катнаштылар, төрле биремнәр үтәделәр. Туган якны өйрәнү бүлегендә шагыйрь иҗатына кагылышлы карточкалар, значоклар саклана. Аларны авылдашыбыз Дамир Хәйруллин 10 ел дәвамында җыйган. Китап сөючеләр алар белән дә кызыксынып таныштылар.

“Пушкинны бергәләп укыйбыз” район марафонында катнашучыларга Рәхмәт хаты тапшыру чараның күңелле өлеше булды.

Балалар Пушкин әсәрләре буенча эшләнгән мультфильмнар карадылар.

Чарага “Еллар уза, Пушкин хәтердә” дип аталган китап күргәзмәсе бизәлде, теләүчеләр өйдә укыр өчен китаплар сайладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International