Елдан-ел автомобильләр агымы арта, ә аның белән бергә юл-транспорт һәлакәтләре саны арта. Юлларда һәм урамнарда бик күп юл-транспорт һәлакәтләре була, нәтиҗәдә балалар һәлак була һәм имгәнә. «Балачак иминлеге» Бөтенроссия акциясе кысаларында балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез – бәлагә эләкмәгез» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чара барышында юл хәрәкәтендә катнашучыларның тормышын һәм сәламәтлеген саклап калу өчен мөһим булган төрле ситуацияләр каралды. Барлык катнашучылар да юлларда куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыручы белешмәләр алдылар.