Киләчәк һөнәренә беренче адымнарын бала иң иртә балачакта ясый. Бүген «Сабый» балалар бакчасы балалары уен формасында табиб һөнәре белән танышуларын дәвам иттеләр. Презентацияне карау барышында балалар медицинада күп белгечлекләр барлыгы турында белемнәрен ныгыттылар. «Хастаханә» сюжетлы-рольле уены оештырыла. Чара ахырында К.Чуковскийның «Айболит» әсәре буенча мультфильм каралды.