Туган (рус булмаган) телле мәктәпләр өчен рус теле буенча халыкара олимпиада

2024 елның 14 июне, җомга

Татарстан башкаласында туган (рус булмаган) телдә укучы мәктәп укучылары өчен   рус теле буенча  Халыкара олимпиада старт алды. Ул Татарстан  Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының  Республика олимпиада үзәгенең  «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында уза.  

     Катнашучыларга, беренчедән, язма һәм телдән турлар вакытында үз осталыкларын,  рус телен тирәнтен белүләрен күрсәтергә туры киләчәк, икенчедән, бөтен дөньядан Казанга  җыелган бөек рус телен  яратучы   яшьтәшләре  белән берничә көн аралашу мөмкинлеге булачак.

     Бу олимпиадада безнең районнан  «Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБГББУнең 8 сыйныф укучысы Мингалиева Чулпан (җитәкчесе И. Н.Нагуськина)  катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International