Мәгариф бүлеге хәбәр итә

2024 елның 14 июне, җомга

14 июньдә «Сабантуй» милли бәйрәме территориясендә Татарстан Республикасы укучыларының VIII Туриада (Спартакиада) зачетында 68 Республика туристик слетын ачу тантанасы булды.

Татарстан Республикасының 7 муниципаль районыннан кече, урта һәм өлкән яшьтәге 21 төркем составында 100дән артык катнашучы иң яхшыларны ачыклаячак.

Сәламләү сүзе белән ярышларда катнашучыларга һәм кунакларга мөрәҗәгать иттеләр:

- Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры киңәшчесе, мәктәптән тыш эшләү республика үзәге директоры, Татарстан Республикасында тәрбия буенча киңәшчеләрнең төбәк координаторы Зиновьев Алексей Михайлович; 

- Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Николаева Наталья Васильевна;

- Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге  башлыгы Кирилина Гөлнара Феридовна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International