15 июнь Тәтеш район мәдәният йортында Бакырчы авылыныңгармунчы Навил Ибраһимовның «Яшьлек юлдашым-моңлы гармун» музыкаль – әдәби кичәсе булып узды. Кичәнең төп шәһесенә хөрмәт белдерергә туганнары, якын дуслары, хезмәттәшләре җыелган иде. Бәйрәмнең мактаулы кунаклары: Россия Федерациясе агросәнәгать комплексының мактаулы хезмәткәре, «Халыкара хатын-кызлар берлеге» оешмасында Татарстан Республикасының рәсми вәкиле, «Колос» А/Ф ҖЧҖ директоры, «Сафиуллова Р.Г.» КФХ Башлыгы, Тәтеш муниципаль районының «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Сафиуллова Р.Г., Тәтеш муниципаль районының татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова, Бакырчы авыл җирлеге Башлыгы Илдар Шәмсетдинов иделәр. Концерт программасында Тәтеш районының үзешчән сәнгать артистлары чыгыш ясады.