“Панама” хезмәт һәм ял лагереның икенче көне үзәгендә - спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше. Укучылар КРЦ да булдылар, анда алар игътибарына "Начар гадәтләрне ташлагыз - тормышны яратыгыз!" дигән мастер-класс күрсәтелде. Балалар "Спорное утверждение" уенында катнаштылар, кейслар чиштеләр һәм " Наркоман портреты" иҗат биремен башкардылар. "Кечкенә ил" лагеренда катнашучылар өчен панамчылар бию флешмобы оештырдылар. Көн ахырында отрядлар жюри хөкеменә иҗади визиткалар тәкъдим иттеләр. Ачык һәм креатив чыгышлар бик күп уңай хис-кичерешләр тудырды һәм онытылмаслык тәэсир калдырды.