20 нче июнь көнне МБББУ "Ханжин П.С. исемендәге Тәтеш 1 нче урта белем бирү мәктәбе"нең "Кечкенә ил" лагеренда бөек рус шагыйре А.С. Пушкинның тууына 225 ел булуга багышланган "Буян утравына сәяхәт" дип аталган спорт-уен программасы үткәрелде. Программада батырлар ярышы һәм А.С.Пушкин әкиятләре сәхнәләштерелде.
Башта балалар Пушкинның балачак елларындагы кызыклы фактлар белән таныштылар, аның караучысы - Арина Родион кызы турында белделәр, әкиятләрен искә төшерделәр. Аннары командаларга бүленеп малайлар һәм кызлар үзләренең осталыкларын, җитезлекләрен күрсәтеп тукталышлар буйлап киттеләр. Тукталышларда аларны искиткеч биремәр көтте.
Театр кунакханәсендә бик кызык булды, балалар А.С.Пушкинның әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Ләкин иң ошаганы Алтын балык белән "Диңгез дулкынлана" уены булды. Барлык балалар да кызыклы мәгълүмат, яхшы кәеф алды.

