21 июнь Тәтеш районы мәдәният йорты белгечләре тарафыннан Үзәк паркта «Яшүсмерләр һәм закон» балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау кысаларында уен программасы уздырылды. Чарада «П.С. Ханжин исемендәге 1 нче Тәтеш урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ «Панама» хезмәт һәм ял лагере катнашучылары катнашты. Уен программасы барышында катнашучылар хокук тәртибе законнарын белү викторинасы сорауларына җавап бирделәр, тематик уеннарда актив катнаштылар.


