Игътибар, игълан!

2024 елның 21 июне, җомга

29 июнь 17.00 сәгатьтә Тәтеш муниципаль районы Килдеш авылында «Валда шинясь» Республика мордва мәдәнияте бәйрәме узачак. Кунакларны уеннар һәм күңел ачулары, кул эше күргәзмәләре, милли сыйлар, фотозона  һәм инде әлбәттә мордва иҗат коллективлары катнашында бәйрәм концерт программасы көтә. Бәйрәм барышында Россия һәм Мордовия Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның этнокостюмнары коллекциясе тәкъдим ителәчәк. Чарада катнашучыларның һәм кунакларның барысы да мордва авылы атмосферасына чума алачак. Шулай ук мордва йортының интерьеры һәм көнкүреше күрсәтеләчәк, биредә милли аш-суны авыз итәргә дә мөмкин булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International