Бүген, 22 июнь алдыннан, "Әкият" балалар бакчасының уртанчылар һәм зурлар төркемендә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган "Хәтер шәме" акциясе узды. Бу көн безнең тарихта иң аянычлы даталарның берсе. Сугыш һәркемнең хыялларнын җимерде һәм кешеләрдән тынычлыкны тартып алды. Балалар фашист гаскәрләренең хыянәтчел һөҗүме, сугышның озын һәм авыр еллары турында «Бөек Ватан сугышы» презентациясен карадылар, шулай ук "Хәтер шәмнәре"ясадылар. Барлык ясалган шәмнәрне балалар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә Мемориалга алып бардылар.
Без бу кайгылы һәм куркыныч вакыйгаларны һәрвакыт истә тотачакбыз. Геройларыбыз турында истәлекне саклау һәм ныгыту- бу безнең олы бурычыбыз!



