22 июнь-илебез тарихында иң аянычлы һәм фаҗигале дата.
1941 елның 22 июнендә фашист Германиясе Советлар Союзына һөҗүм итә. Шулай итеп, миллионлаган кешенең гомерен өзгән иң канкойгыч сугыш башлана.
Хәтер һәм кайгы көнендә без сугыш кырларында, фашист концлагерьларында һәлак булган, яралардан үлгән кешеләрнең истәлегенә баш иябез.
Шул вакыттан бирле күп еллар узды, әмма вакыт мондый яраларны дәвалап, безне Ватаныбызга күпме кайгы һәм сынаулар төшкәнен оныттыра алмады.
Без Ватанны сугышта яклаган, үзен кызганмыйча тылда сугыш батырлыклары кылган, концлагерьларда җәфаланган, Бөек Җиңү көнен көтеп тә, каршы ала алмаган кешеләр алдында түләүсез бурычлы.
Бу очрактан файдаланып, бүген яңа баш күтәргән нацизмга каршы көрәш алып барган барлык сугышчыларыбызга рәхмәт сүзләрен белдерәм.
алар каршында баш иябез һәм Җиңүчеләр буынына мәңгелек дан кылабыз!
Тәтеш муниципаль районы башлыгы Р. Х. Сафиуллов