Келәш мәдәният йорты хәбәр итә

2024 елның 25 июне, сишәмбе

Келәш авылында Россиядә Гаилә елы уңаеннан “Безнең нәсел” дип аталган гаилә бәйрәме узды. Ул авылдашыбыз Сания апа Абдуллина һәм аның балалары тарафыннан оештырылды.

Төрле шәһәр, авыллардан кайткан, язмыш кушуы буенча авылдан чыгып киткән нәселдәшләр ачык һавада корылган табын артында, корбан итеннән әзерләнгән пылау, самавыр чәе белән сыйланып, Корьән сурәләре тыңладылар, хатирәләр белән уртаклаштылар, җирле шагыйрәләрнең очрашуга дип язылган шигырьләрен тыңладылар.

Мәдәният хезмәткәрләре авылда барган матур үзгәрешләр белән таныштырдылар, авыл белән бәйләнешне өзмәскә чакырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International