Мәгариф бүлеге хәбәр итә

2024 елның 26 июне, чәршәмбе

15-21 нче июнь көннәрендә, Биләрдә, Сәләтнең "Болгар-Туган тел" сменасы үткәрелде. Анда Тәтеш районы Алабирде урта мәктәбеннән,  8-9  нчы сыйныф укучылары Нургалиева Инзилә һәм  Заһидуллина Алия ял итеп кайтты. 

Тарих, татар теле, милли бию, вокал дәресләре, кул эшләре остаханәләре - татар телен, мәдәниятен өйрәнүгә, телнең төрле өлкәләрдә гамәли кулланышын арттыруга юнәлдерелгән дәресләр һәм остаханәләр, кызыклы кичке чаралар, спорт ярышлары - барысы  истәлек булып күңелләрдә озак сакланыр.

     

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International