Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш елы кысаларында балалар өчен Келәш модель китапханәсендә «Иҗат итәбез, уйлап чыгарабыз, уйлап табабыз»дигән иҗади остаханә үткәрелде.
Ташландык материалдан эшләнмәләр ясау-кызыклы шөгыль, махсус күнекмәләр таләп итми, иҗади якын килү җитә. Иҗади остаханәдә катнашучыларга китапханәче гади кухня поролон губкалары, пластилин һәм теш чистарткычлар ярдәмендә төрле фигураларны ничек ясарга мөмкинлеген күрсәтте. Балалар иҗат процессында актив катнаштылар. Алар поролонны кечкенә квадратларга кисеп, бер-берсенә теш чистарткычлар белән беркеттеләр. Тиздән төрле геометрик фигуралар барлыкка килде. Яшь уйлап табучыларга кызыклы шөгыль бик ошады, мастер – класста катнашучыларның барысы да уңай эмоцияләр һәм кызыклы тәҗрибә алдылар.