Бүген «Форпост» яшьләр хокук саклау хәрәкәте активистлары «Гаилә кодексы» акциясен уздырды.
Акция барышында активистлар Гаилә кодексын белүгә, мәсәлән, ир белән хатынның хокуклары һәм бурычлары, никахлашу һәм аерылу тәртибе, балалар һәм аларның хокуклары турында сораулар бирәләр.
Халык акциядә кызыксынып катнашты, сорауларга җавап бирде һәм гаилә хокукы турында күп яңалыклар белде.