Тәтеш шәһәренең «Сабый» балалар бакчасы хәбәр итә

2024 елның 15 июле, дүшәмбе

Туган тел атналыгы балалар бакчасында "Минем Республикам"дигән чара үткәрелде. Балалар Татарстан Республикасының дәүләт символикасы, аның башкаласы Казан, төп истәлекле урыннар, традицияләр, милли костюмнар һәм көнкүреш турында әңгәмәдә кызыксынып катнаштылар. Тәрбияләнүчеләр "Герб һәм флаг тупла", "Казан хәзинәләре", "Түбәтәй" уеннарын яратып уйнадылар, әлеге темага багышланган видеороликлар һәм презентацияләр карадылар, ә ахырында Татарстан гимнын тыңладылар. Мондый чаралар балаларда патриотик хисләр, туган якка, үз Республикасына мәхәббәт һәм аның өчен горурлык хисе тәрбияли.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International