15 июль Питомник бистәсендәге торак пунктта Тәтеш район мәдәният йорты хезмәткәрләре өлкәннәр һәм балалар өчен «Гаилә балыкчылыгы»Бөтенроссия фестивале кысаларында «Эләк балык, кечкенә һәм зур!» дигән конкурс - күңел ачу программасы үткәрделәр.
Проект Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин Указы нигезендә Гаилә елы кысаларында оештырылган. Чарада Тәтеш районы гаиләләре: Никишиннар, Хундюковлар, Тимофеевлар һәм Шубакиннар катнашты.
Чара ахырында барлык гаиләләр дә актив катнашулары өчен истәлекле дипломнар алды.