«Бердәм фольклор көне» Бөтенроссия акциясе кысаларында Келәш модель китапханәсендә «Күңел белән яшь» клубы активистлары (алар «Актив озын гомер»кысаларында шөгыльләнәләр) булды.
Алар өчен «Халык җырлары» фольклор сәгате үткәрелде.
Җыр - безнең тарихыбыз, байлыгыбыз, горурлыгыбыз. Җыр халык тормышының барлык төп мизгелләрен озата бара, халык авыз иҗатының иң борынгы жанрларыннан берсе булып тора.
Китапханәчеләр җырның кайчан барлыкка килү тарихы, фольклор җырларында халыкның көнкүреше, гореф-гадәтләре, йолалары, тарихындагы мөһим вакыйгалар һәм аның рухи дөньясы турында сөйләделәр. Клуб активистлары рәсемнәр буенча җырлар белү буенча викторинада бик теләп катнаштылар. Бу җырларны рәхәтләнеп көйләделәр. Чарага «Җыр-халык җаны» дигән күргәзмә – инсталляция әзерләнгән иде.
Китапханәнең туган якны өйрәнү зонасында борынгы экспонатларның бай коллекциясе, туган якны өйрәнү әдәбияты һәм архив документлары белән таныштылар.Чара модель китапханәнең заманча технологияләрен:интерактив панель, интерактив идән, сенсор өстәл кулланып үткәрелде.
Истәлеккә фото ясарга теләүчеләр өчен фотозона әзерләнгән иде.
Чәй өстәле артында күргәннәре турында сөйләшү дәвам итте.