17 июльдә Россиядә Бердәм фольклор көне - Россия халыкларының фольклор мирасын саклауга, үстерүгә һәм популярлаштыруга ярдәм итүче бәйрәм билгеләп үтелә. Бу көнне бәйрәм итү кысаларында балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Халык зирәклеге энҗеләре» фольклор сәгате үткәрделәр. Паркта ял итүче балалар фольклор дөньясына чумдылар: халыкның милли мәдәниятенең үзенчәлеге һәм төрлелеге турында белделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмакларны чиштеләр. Шулай ук халык иҗаты дөньясына кергән санаулар, әйтемнәр, мыскыллаулар, өндәүләр искә төште.алар ярдәмендә ата-бабаларыбыз балаларны халык зирәклегенә өйрәткән һәм тәрбияләгән. Балалар бик теләп «Алтын капка» рус халык уенында катнаштылар.