2024 елда безнең илдә Гаилә елы дип игълан ителгән бирле, Келәш модель китапханәсендә «Бөтен гаилә белән - китапханәгә» дигән чаралар циклы эшли башланды.
Бу юлы китапханәдә Абдуллина Сания апа гаиләсе кунак булды. Олы яшьтә булуына карамастан, аңа 90 яшь, ул балалары, оныклары Һәм оныкчыклары белән безнең китапханәгә килде.
Кунаклар китап фондының байлыгына, китапханә киңлеге матур итеп бизәлүгә гаҗәпләнделәр. Туган якны өйрәнү зонасы буенча кызыклы һәм танып белү экскурсиясе үткәрелде, килүчеләр авылның тарихы, танылган кешеләре турында кызыксынып тыңладылар.
Кунаклар китапханә хезмәткәрләренә экскурсия үткәргәннәре һәм тарихны саклаганнары өчен рәхмәт белдерделәр.