Балачак-барысы да мөмкин булган гаҗәеп ил. Җәй җитү белән балаларны юлларда, сулыкларда, уен мәйданчыкларында зур куркыныч көтә. Балигъ булмаганнар белән булган гадәттән тыш хәлләрне кисәтү максатыннан балалар китапханәсе хезмәткәрләре ел саен уздырыла торган «Балачак куркынычсызлыгы» Бөтенроссия акциясенә кушылды.
Паркта ял итүче балаларга балалар китапханәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм велосипедта яки роликларда йөргәндә килеп чыгарга мөмкин булган куркыныч хәлләр, җәмәгать урыннарында һәм өйдә үзеңне ничек тотарга, электр приборлары белән ничек эш итәргә, урамда һәм суда шәхси куркынычсызлык турында сөйләделәр.
Балаларга күңелсезлекләрдән ничек котылырга, каникулларны куркынычсыз һәм сәламәтлек өчен файдалы итеп үткәрергә кирәклеге турында киңәшләр язылган буклетлар тапшырылды.