Келәш мәдәният йортында хәйрия концерты күрсәтелде. Анда элек «Кояшкай» ансамблендә җырлаган кызлар чыгыш ясады. Авылыбыз мәхәлләсе имамының урынбасары Рәшит абый Саттаров дөньяга тынычлык теләде, махсус хәрби операциядә һәлак булган ватандашларыбыз рухына догалар укыды.
Чара барышында батырларча һәлак булган Тәтеш ир-егетләре турында«Хәтер альбомы» дип аталган презентация күрсәтелде.
Концерттан кергән керем «Аналар йөрәге» гуманитар ярдәм җыю пунктына тапшырылды.