Тәтеш район мәдәният йорты хәбәр итә

2024 елның 26 июле, җомга

26 июнь Үзәк шәһәр паркында район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан кораллы низаглар вакытында һәлак булган балаларны искә алу көненә багышланган «Донбассның ак фәрештәләре» истәлекле акциясе үткәрелде. Чарада катнашучылар Донецк Халык Республикасы территориясендә хәрби хәрәкәтләр вакытында төрле яшьтәге 200 дән артык гаепсез бала һәлак булуын һәм алар истәлегенә 2015 елда Донецк шәһәрендә мемориаль һәйкәл – «Фәрештәләр аллеясы» ачылуын белделәр. Шулай ук бу гамәлләр нәтиҗәсендә меңнән артык бала ата-аналарын югалткан, дистәләгән бала ятим калган.

Мәгънәсез һәм рәхимсез сугыш ата-аналарының ягымлы кочагыннан тартып алган бәләкәй фәрештәләрне бер минут тынлык белән искә алдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International