26 июль көнне Тәтеш шәһәренең Үзәк паркында балалар китапханәсе хезмәткәрләре, «Яшь Гвардия» БИОның Тәтеш җирле бүлекчәсе активистлары белән берлектә, Донбасста сугышта һәлак булган балаларны искә алу көненә багышланган «Донбассның ак фәрештәләре» хәтер сәгате үткәрделәр.
Катнашучылар бу фаҗигале көннең игълан ителү тарихын ишеттеләр, Донецк Җиңү паркында гаепсез корбаннар истәлегенә «Фәрештәләр аллеясы» мемориалы барлыкка килүен белделәр, ул нацистлар режимының кешелексезлеге һәм рәхимсезлеге белән бәйле колоссаль фаҗига символына әверелде.
Чарада катнашучылар Донбассның вакытсыз киткән фәрештәләре истәлегенә күккә ак шарлар очырдылар-балалар күңеленең чисталыгы символы, алар инде беркайчан да олылар булмаячак-һәм чәчәкләр салдылар.