Хөрмәтле район сәүдә предприятиеләре ветераннары һәм хезмәткәрләре!

2024 елның 27 июле, шимбә

Хөрмәтле район сәүдә предприятиеләре ветераннары һәм хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез-сәүдә хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм!

Хәзерге тормышта сәүдә икътисадның мөһим тармакларыннан берсе, җәмгыятьнең икътисадый муллыгы, халыкның тормыш дәрәҗәсе күрсәткече булып тора. 
Хәзерге заман кешесенең тормышын сәүдә предприятиеләреннән башка күз алдына китереп булмый. Без сезнең эшегез белән көн саен очрашабыз. Сезнең һөнәри осталыгыгызга, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатына, күңел җылысына һәм сабырлыгыгызга күбесенчә кешеләрнең кәефе, көнкүреше һәм яшәү шартлары бәйле.
Район үсеше файдасына намуслы хезмәтегез өчен ихлас күңелдән рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сезнең һөнәри бәйрәм көнендә барыгызга да нык сәламәтлек, оптимизм һәм энергия, эш һәм хезмәттәшлекнең нәтиҗәле формаларын эзләүдә, бизнеста уңышлар һәм югары табыш телим!
Сезгә бәхет, барлык башлангычларыгызда яңа үрләр яулавыгызны телим!

Тәтеш муниципаль районы башлыгы    Сафиуллов Р. Х.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International