Барлык Тәтеш диңгезчеләрен һөнәри бәйрәмнәре-Хәрби - Диңгез Флоты көне белән чын күңелдән котлыйм!

2024 елның 28 июле, якшәмбе

Барлык Тәтеш диңгезчеләрен һөнәри бәйрәмнәре-Хәрби - Диңгез Флоты көне белән чын күңелдән котлыйм! 

 

Бу көн безгә Россиянең – бөек диңгез державасының героик үткәне һәм бүгенгесе турында искә төшерә. Без хәрби диңгезчеләр буыннарының казанышлары турында горурланып сөйлибез, Ватаныбызның бәйсезлеге һәм чәчәк атуы хакына күрсәткән батырлыклары өчен аларга рәхмәт белдерәбез. Тәтеш районы батырлык, бурычка тугрылык үрнәге булган хәрби диңгезчеләр белән горурлана. Үз язмышын флотта авыр һәм мактаулы хезмәт белән бәйләүчеләргә рәхмәт белдерәм. 

Сезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, иминлек, бетмәс-төкәнмәс энергия телим.

 

Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Рәмис Хатыйповис Сафиуллов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International