«Циркка барабыз» дип аталган «Добродело» иҗтимагый-файдалы хәйрия фонды ярдәме белән(Башкарма директоры Шиһапов Ф.А.) махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен хәйрия акциясе үткәрелде.
Акция кысаларында балалар һәм аларның әти-әниләре Татарстан Республикасы милли музеенда булдылар һәм Казан циркында “Бәхеткә” тамашасын карадылар. Акциядә катнашучылар уңай хис-кичерешләр һәм яхшы кәеф заряды алдылар.