Тәтеш муниципаль районы яшьләре 18 июльдән 24 июльгә кадәр «Патриот» яшьләр спорт-патриотик һәм хәрби хезмәткә чакырылуга әзерлек Республика үзәге базасында профильле хәрби-патриотик яшьләр сменасында катнаштылар.
Смена барышында хәрби хезмәт нигезләре буенча дәресләр үткәрелде, тематик иҗади конкурслар, спорт һәм күңел ачу чаралары үткәрелде.