28 июль көнне Тәтештә РФ хәрби-диңгез флоты офицеры, Россиянең ишкәк ишү-парлау буенча спорт мастеры Маршев Даниил Андреевич истәлегенә спартакиада булды.
«Форпост» үзәге активистлары лазертагта мавыктыргыч уен оештырды, анда Тәтештә яшәүчеләрнең күбесе катнашты!
Спартакиада спорт ярышлары белән генә түгел, үз Ватанына фидакарь хезмәт иткән геройны искә алу өчен менә дигән мөмкинлек тә булды.