Барлык хәрби хезмәткәрләрне һәм Һава-десант гаскәрләре ветераннарын чын күңелдән котлыйм.
Һава-десант гаскәрләрен Ватанның ышанычлы калканы дип юкка гына атамыйлар. Десантчылар һәрвакыт Ватанга тугрылык белән хезмәт иттеләр, югары хәрби әзерлек дәрәҗәсен, батырлык, үзенчәлекле әхлакый-ихтыяр сыйфатларын күрсәттеләр.
Тәтеш районында ВДВда хезмәт итүчеләр шактый. Сез үсеп килүче буын өчен патриотизм үрнәге булып торасыз. Ышанам ки, хәзерге яшьләр өчен Һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итү шундый ук дәрәҗәле батырлык, сугышчан туганлыкка һәм үз иленә тугрылык мәктәбе булып тора.
Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм иң изге теләкләр телим!
Тәтеш муниципаль районы башлыгы Р. Х. Сафиуллов