7 август «Килдеш әбиләре» мордва фольклор ансамбле (Килдеш мәдәният йорты) – җитәкчесе Абмаева А.Г. Казан шәһәренең Горький исемендәге паркында «Тормыш агачы» проектының икенче кичәсендә катнашты. Бәйрәм балалар уеннарының күптөрлелегенә, татар, рус, чуаш, удмурт, мари, мордва һәм башкортларның гореф-гадәтләренә багышланган иде.
Җиде милли хуҗалыкта республика районнарының фольклор коллективлары бала туу, су коену белән бәйле йолалар, шулай ук исем кушу сере турында сөйләделәр.