Баланы уку елына әзерләү күп вакыт кына түгел, сизелерлек чыгымнар да таләп итә. Аеруча авыр булганнары-күп балалы гаиләләр, ОВЗ балалар тәрбияләнә торган гаиләләр, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр. Нәкъ менә алар өчен районда ел саен «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит»акциясе уза.