Келәш мәдәният йорты хәбәр итә

2024 елның 21 августы, чәршәмбе

20 нче августта Келәш мәдәният йортында Россиядә гаилә елы кысаларында«Гаилә чәй өстәле артында» дип исемләнгән театральләштерелгән әдәп сәгате үткәрелде. Чара буыннан буынга килүче гаиләдәге гореф-гадәтләрне саклауга юнәлтелгән иде.Татар гаиләләрендә язылмаган, әмма сакланучы гадәтләр бар: өстәл артында иң беренче өлкәннәргә хезмәт күрсәтү. Халык театры артистлары күрсәткән эпизодта шулар яктыртылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International